Дуслар! Бүген, ГХАТ идарәсе коллективы Елена Шәрәфуллинаның шәһәр музеенда урнашкан «Могҗиза» дип исемләнгән @behappy_newborn фотокүргәзмәсендә булды. Елена – яңа туган балаларның фотографы, аның ярдәмендә әти-әниләрнең сабый тормышының беренче көннәре турында уникаль хәтере кала.
Ул рәсемнәре беллән тынычлык һәм тылсым белән тулы бер дөнья булдыра. Һәр фотосурәтнең үз кәефе, рәсемнәрнең геройлары – яңа туган сабыйлар гына үзгәрешсез кала. Һәр сабый махсус кием кия. Бу кечкенә Солтан да, рок-н-рольщик та, хәтта гүзәл принцесса да.
Сабыйларның беренче фотографияләре чын сәнгать әсәре булырга мөмкин икән. Җентекләп сайланган детальләр, дөрес куелган ут һәм фотограф осталыгы сабыйның рәсемен сәнгать әсәренә әйләндерергә сәләтле!
Еленага иҗади уңышлар телибез. Бу могҗиза өчен рәхмәт!