2021 елның 26 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Юбилярларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Рафаил улы Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 50 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән, 40 мең гаилә акчадан файдаланган.