Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараена экскурсия

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

 2021 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараена «Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте» ДАҺБУ укучылары килделәр. Белгеч Анастасия Хаметшина "ЗАГС органнары эшчәнлеге", «Гаилә статусын торгызу» темаларына "Хокукый белемнәр мәктәбе" нең чираттагы дәресен үткәрде.

 Барысы да ЗАГС бүлегендә никахларның теркәлүен белә, ә бүген балалар идарәнең эше турында күбрәк белде. Чөнки никах теркәлүдән тыш, биредә бала туу, уллыкка алу, ата булу, исем үзгәртү, никах аерылышу, үлем дә теркәлә. Бу вакыйгалар булган барлык гражданнар да гражданлык хәле актларын теркәү органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Гражданлык хәле актларының элгәре булып метрик (чиркәү) язмалары тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International