15 май көнне мамадышлылар иң якын күргән бәйрәмнәренең берсен Халыкара гаилә көнен гөрләтеп үткәрделәр.
Бәйрәм «Яшьлек» скверында көндез үк башланды. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды. Сәхнә каршындагы җирлектә районның иң актив гаиләләре иң иҗади һәм креатив гаилә исеме өчен көрәштеләр. Җиңүчеләрне сәхнә түрендә бүләкләделәр.
Фонтан тирәсендә шәҗәрә конкурсында катнашкан иң яхшы эшләр күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук ул тирәдә җирле музей тарафыннан ясалган бик күркәм фотозона эшләде.
Кичкә таба сәхнә түрендә бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Чараны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде, мамадышлыларга һәм килгән кунакларга бәхетле, мул, тату гаилә тормышы теләде, май аенда гаилә корган юбилярларны тәбрикләде. Шулай ук бу кичтә шәҗәрә бәйгесендә җиңүчеләр, кош оясы ясау бәйгесендә җиңгән иң яхшы эш ияләре бүләкләнде.
Май аеның җылы, матур көнендә искиткеч бәйрәмгә җыелган мамадышлылар, тату бер гаилә булып оешып, татар эстрадасы йолдызларының чыгышын тыңлап рәхәтләнде, бергәләп күңел ачты. Әйе, гаиләгә багышланган бәйрәмнән беребез дә читтә кала алмый, гаилә – һәрберебез өчен таяныч һәм иң җылы учак!