2021 нчы елның 17 нче маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 50 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 50 нче таныклык иясе - Мамадыш районының яңа гражданы Мурат Хәйруллин.
Баһадир малай 55 см озынлыкта һәм 3630 грамм авырлыкта туган.
ЗАГС бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырды, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Әйтергә кирәк, Хәйрулиннар өчен бу көн икеләтә истәлекле булды. Сабыйларының беренче документларын алганда, алар район Башлыгы Анатолий Ивановның яңа төр ярдәм итү чарасына ия булдылар. Туу турында акт язмасы түгәрәк 50 нче номер астында туры килү сәбәпле, яшь гаилә 5000 сумлык сертификатка ия булды. Булат белән Зәлия район хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.