2021 елның 1-9 май көннәрендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә. Бу акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы геройларына үз рәхмәтеңне белдерү, һәлак булган ветераннарыбызны искә алу.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы никахлашу Сараеның тәрәзәләрен декоратив наклейкалар һәм кәгазьдән киселгән торналар белән бизәде.