Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Ак кошлар Җинү - Белые птицы Победы» дип исемләнгән Җиңү Монументына чәчәкләр салуны оештырды. Ак күгәрчен тынычлык, игелек, тугрылык һәм чисталык символы булып тора.
Быел Никахлашу Сарае белгечләре белән бергә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы һәм яшь ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар гаиләсе Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар һәм Җиңүнең Ак кошларын күккә очырдылар.
Һәлак булганнар турында хәтер яшәсә, алар безнең белән бергә!