Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Бриллиант туй

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Рәис Гариф улы һәм Илсөя Исмәгыйл кызы Гариповлар гаиләсен 60 еллык юбилее белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 60 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар. Гариповлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар әти-әниләрен оныклары белән куандыралар.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В юбилярларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International