2021 елның 6 маенда, иң бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Паспортларны «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Леонидовна Шуралева тапшырды һәм әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.
Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәр, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә багышлап, чара бер минут тынлык белән башланып китте.