Җирле үзидарә көне - муниципалитетлар хезмәткәрләре бәйрәме

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Җирле үзидарә органнарына туган йортның социаль һәм икътисади үсеше өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге күп очракта муниципаль хезмәткәрләрнең халык проблемаларына һәм карашларына битараф булмаган, сизгер мөнәсәбәтенә бәйле. Җирле үзидарә көне алдыннан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ЗАГС бүлегенең баш белгече Ләйлә Шәйхетдиновага лаеклы бүләк тапшырды. Аның озак еллар намуслы хезмәте Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International