21 апрель көнне Бөгелмә шәһәре мэриясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда шәһәр хакимияте, авыл җирлекләре, район учреждениеләре муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар чакырылган иде. Гадәттәгечә, җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелышта иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең әйдәп баручы белгече Иванова Светлана Александровна бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да үсеш һәм яңа максатларга ирешүдә уңышлар телибез.