Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көне

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин котлады.

Чараның иң күңелле минутларының берсе иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге баш белгече Әхмәтова Альбина Рафаэль кызы да бар иде. Дәүләт советы депутаты Ирек Фәрит улы Салихов аңа “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International