ГХАТ идарәсе Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Үзенең иҗаты белән ул мәңгегә  исемен мәңгеләштергән, ә аның шигырьләрен бүген дә өлкәннәр дә, балалар да яратып укыйлар.

Шагыйрь 27 ел гына яшәгән, әмма бик зур иҗади мирас калдырган. 10 меңнән артык шигырь юлы, 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя һәм истәлекләр. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре рус һәм башка милли телләрендә зур тираж белән нәшер ителә. Татарстанда шагыйрь исемен урамнар, мәйданнар, музейлар һәм уку йортлары йөртә. Хәтта апрельне дә Тукай ае дип атыйлар.

Шагыйрьнең туган көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булды. Белгечләр ,шәһәребез язучыларын тыңладылар, викториналарда катнаштылар.

Үзәк китапханә коллективына кунакчыл булулары өчен рәхмәт белдерәбез. Аларга тагын да яхшы һәм рәхмәтле укучылар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International