Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсыбуенча чираттагы дәрес узды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча «барысы да гаиләдән башлана» дигән темага Түбән Кама муниципаль районы 35 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды. 35 нче лицейның Педагог-гаилә белгече Кустова Алинә Сергей кызы үзенең дәресен гаилә билгеләвеннән башлады. Гаилә - ул кеше тормышында иң кадерле нәрсә. Гаилә - ул яраткан кешеләр һәм без аларга бәхет телибез. Нәкъ гаиләдә без мәхәббәткә, кайгыртучанлыкка, хөрмәткә һәм җаваплылыкка өйрәнәбез.

Командаларга бүленеп, балалар гаилә нигезен ясадылар һәмнәрсәдән башка гаилә яши алмавы турында фикер алыштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәтиҗәләр дөрес ясалган. Ярдәм итү, үзара ярдәмләшү, аңлашу, хөрмәт итү, тыңлый һәм ишетә белү - болар барысы да яраткан гаиләнең мөһим нигезе булып тора!

Дәрес күңелле, җиңел, уен формасында узды. Мәктәп укучылары мөһим сораулар буенча гына фикер алышып калмыйча, булачак парлар өчен мөһим сыйфатлар турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International