Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрделәр

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 нче елның 12 нче апрелендә, ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча «барысы да гаиләдән башлана» дигән темага Түбән Кама муниципаль районы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.

16 нчы мәктәп Педагог-психологы Рәхимова Рәсимә Раиф кызы балалар белән бергә гаиләгә билгеләмә бирде, гомер дәвамында якын кешеләр белән җылы мөнәсәбәтне ничек саклап калырга дигән темага сөйләште.

Дәрес вакытында укучылар берничә социаль ролик карадылар һәм берничә мисал җыйдылар. Алар дәрес барышында, гаиләдә гармониядә яшәү өчен, яратырга гына түгел, ә гафу итә белергә, мөнәсәбәтләрне саклый белергә дә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрес ахырында укучылар булачак хатын-кызларның һәм ирләрнең яхшы һәм начар сыйфатлары исемлеген төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International