Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң дулкынландыргыч чараларның берсе - исем кушу тантанасы булып узды. Бу тантана юбилей датасы да, Түбән Кама шәһәрендә 1000 нче сабыйны теркәү белән дә билгеләп үтелде. Мозаффаровлар Хәсән һәм Алинәнең бәхетле гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды.
Исем – ул ата анадан балага иң беренче бүләк. Яңа туган сабыйга алар «Алисә»дип исем куштылар.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина, яңа туган кызның гаиләсен котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм беренче документын - туу турында таныклыкны тапшырды. Мозаффаровлар гаиләсенә мәхәббәт, нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.