Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә язгы өмәләр-кешеләрне берләштерүче күркәм традиция. Өмә - ул, беренче чиратта, бәйрәм-чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме.
ГХАТ идарәсе коллективы, гадәттәгечә вазыйфаларны вакытка кичектереп, санитар-экологик акциядә бик теләп катнашты. Бу бит яраткан шәһәребезне чистарак итү генә түгел, хезмәттәшләр белән саф һавада вакыт үткәрү өчен менә дигән сәбәп.
Без чисталык өчен! Кушылыгыз!