Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Ташлы Кавал авыл җирлегенә кергән Туктамыш авылында яшәүче Садриевлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Илдус абый гомере буе колхозда тракторчы булып эшли, Сәвия апа балалар бакчасында, яшелчәчелектә, аннары фермада хезмәт куя. Шунда эшләп лаеклы ялга да чыгалар. Бер-бер артлы өч бала – ике кыз һәм бер малай үстерәләр.
Иңне иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Садриевларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерлымасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.