2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның йөзьеллыгы дип игълан ителде, бу ел әһәмиятле даталарга һәм вакыйгаларга бай булды. Алар арасында ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы да бар. Хәтер һәм Дан елында Казан шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре " дигән мактаулы исем бирү мөһим вакыйга булды, ә 2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы нигезендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Республика күпмилләтле, биредә рус, татар, удмурт, мари, чуваш милләтләре дус, тату яшиләр 1әм хезмәт куялар. Безнең бурыч-һәр милләт үз туган телен һәм мәдәниятен саклап калсын өчен барысын да эшләү. Туган тел-үз халкы белән нәзакәтле элемтә. Бу - киләчәк буын алдында безнең бурыч, - дип ассызыклады ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.
Бүген, 2021 елның 9 апрелендә чиста татар гаиләсе -Гәрәевлар теркәлде. Әгерҗе районының " Ак калфак” оешмасы әгъзасы Раушания Байтимерова яшь парларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.