2021 елның 16 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 5 һәм 6 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Нуруллин Эльвир Равил улы һәм Ләйсән Рамзил кызы, шулай ук Миннеханов Ирек Салихзян улы һәм Раиля Язкар кызы гаиләсендә булды. Нуруллин гаиләсендә малай белән кыз туды, Миннеханов гаиләсендә ике малай. Яңа туган сабыйларга Самирә һәм Камил, Азат һәм Айзат исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.
Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.