Мамадыш шәһәре гаиләсе кызларына гадәти булмаган исем куштылар

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге март аеның демографик нәтиҗәләре белән уртаклашты. Язның икенче ае районыбызга 12 сабый бүләк иткән: 6 кыз һәм 6 малай. Аларның бишесе – гаиләдә беренче балалар, өчәр бала – икенче һәм өченче, бер бала – дүртенче.  Айның иң яшь әнисенә – 20 тулган, әтисенә – 25. Айның иң өлкән әнисенә – 37, әтисенә – 50.

Ахыргы вакытта әти-әниләр гадәти булмаган исемнәр кушу белән гаҗәпләндерә. Март аеның иң кызыклы исеме – Ульяна-Александра исеме дер могаен.

Март ае күркәм исемнәргә бай булды: Сәйлән, Алена, Амелия, Аселия, Дарина, Тамир, Хәсән, Аслан, Марк, Кирилл һәм Радик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International