Телефон аппаратының икенче башыннан, икенче илдән сине туган телеңдә сәламләүдән дә җылы күренеш бар микән! Сөйләшүне дә тырыша-тырыша татар телендә, татарча матур теләкләр белән тәмамлавы да ни тора бит!
Узган атнаның берничә көнен эш сораулары буенча Казахстан иле гражданы белән сөйләшергә туры килде. Булат әфәнденең әти-әнисе тумышы белән Мамадыш районыннан. Милләттәшебез үзе Казахстанда туса да, татар булуы белән горурлана, әти-әнисенең туган якларын күрү теләге белән яши.
ГХАТ бүлеге тарафыннан, җибәрелгән документлар арасына туган телебездә язылган татарча котлау хаты өстәлде. Әйтергә кирәк, әлеге адымга #хатларязыгыз акциясе этәрде.