Мамадыш районы гаиләсе комсомол туеның уникаль фоторәсеме белән уртаклашты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

“Комсомол туе” – совет чорларында бик популяр булган күренеш. Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегенә алып киленгән фотода, 1971 нче елның ахырында “Таң” колхозында ел дәвамында язылышкан парларны күмәкләп тәбрикләү күренеше төшерелгән. Әйтергә кирәк, бу хәзерге заман “Яшь парлар” парадының прототибы. Әлеге кичәгә парлар янәндән туй күлмәкләрен, костюм-чалбарларын киеп килгәннәр.

1971 нче елда “Таң” колхозында хезмәт иткән тугыз парны, Иске Комазан авылының яңа гына төзелеп беткән зур матур клубында тәбрикләгәннәр. Бәйрәмгә шулай ук парларның әти-әниләре һәм алтын туйларын каршы алучы юбиляр пар чакырылган булган. Шул дәвердән 50 ел узган. Фотодагы парлар – бүген үзләре алтын юбилярлар. “Ләкин әлеге чара кичә генә узган кебек”,- дип искә ала фоторәсемнең хуҗасы Рәзин Вилданов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International