240нчы бөгелмәле

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең 240 еллык юбилее елында Бөгелмә район үзәк хастәханәсенең бала тудыру йортында 240нчы яңа туган баланы тантаналы рәвештә өенә озату булды. 3150г авырлыктагы кыз бала Лилия Риф кызы һәм Руслан Җәмил улы Нигъмәтҗановлар гаиләсендә туды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова җылы котлады. Ул гаиләгә ныклы сәламәтлек, баланы тәрбияләүдә уңышлар теләде, котлау адресын һәм акчалата сертификат тапшырды. Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко әти-әниләргә сабыйның беренче документын, туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International