Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегенең Язылышу сараенда «Татар кәләше: кичә һәм бүген» күргәзмәсе оештырылды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Күргәзмә җирле туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләнде һәм татар кәләшенең күлмәкләре һәм аксессуарлары тарихын чагылдырды.

Күргәзмә кунакларын уткән гасырның бай һәм ярлы крестьян кәләшләре киеп кияүгә чыккан күлмәкләр каршы алды. Чулпылар, калфаклар тарихы да игътибарга лаек иде.

Аеруча игътибарны фотокүргәзмә җәлеп итте. Аларда 18-19 гасырның кияү-кәләшләре фотолары урын тапты. Фоторәсемнәргә карап уткән гасырлырның кияү-кәләшләренең зәвыклары, нәфислелекләре таң калдырды.

Хәзерге заман никах күлмәкләрен җирле дизайнер Голназ тәкъдим итте. Аның рәт-рәт тезелгән эшләре куп мактауларга лаек булды.

Шулай ук күргәзмәнең бер өлеше «Хатлар языгыз» акциясенә багышланган иде. Матур итеп туган телдә бастырылган сәлам хатлары килгән кунакларның күнеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International