Игезәк малайлар Яңа Шигали авылыннан Галиевлар гаиләсендә туа. Алар ирле-хатынлы булып алты ел бергә гомер кичерәләр һәм бу бәхетле мизгелләр алар өчен күптән көтелгән вакыйга. Руслан һәм Луиза улларын Марк һәм Родион дип атадылар.
Яшь ата-аналар беренче һәм иң мөһим документлар - туу турында таныклык алдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны чын күңелдән игезәкләр туу белән котладылар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр, шулай ук бүләкләр тапшырдылар.