Балтач районында милли йолалар белән үрелеп барган никахлашу тантаналары

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Балтач районында дустанә мөнәсәбәттә удмурт, мари, татар, рус халкы яши. Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елның март аенда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды. Бүгенге көндә яшьләрнең үз халкының йолаларын белүе бик куанычлы күренеш. Яшь гаиләләргә бәхет, шатлык, сәламәтлек белән гомер итүләрен телибез, үзләреннән соң киләчәк буынга да гореф-гадәтләрен мирас итеп тапшыруларын теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International