Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда булачак парлар өчен традицион "тере" туй алды консультациясен яңадан башлап җибәрделәр

2021 елның 20 марты, шимбә

2021 нче елның 20 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән "тере" дәресләр яңартылды.

Мондый формага ихтыяҗ зуррак икән, һәм бүген идарә белгечләрен төрле сораулар белән күмделәр .

Шулай ук тиздән үз мөнәсәбәтләрен теркәүче пар мисалында булачак яшь парларга никахлашу тантанасында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.  Туй алды дулкынланулары бераз җиңеләйде. Ә очрашу ахырында идарә белгечләре кияү һәм кәләшләрне Халыкара бәхет көне белән котладылар һәм бәхет кенәгәсендә үз фикерләрен калдырырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International