Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Бәхет көне»

2021 елның 20 марты, шимбә

2021 елның 20 мартында бөтен дөньяда Бәхет көне билгеләп үтелә. Бәхетне төрле төстәге фейерверк белән, авыл миченнән чыгарылган җылы икмәк исе белән дә чагыштырырга була. Бәхет күпкырлы, ул көлү һәм күз яшьләренә дә китерергә мөмкин, һәркемнең үз бәхете. Без бу темага уй-фикерләрне туплап бәхет китабы уйлап таптык. Анда теләгән һәркем " бәхет ул... " темасы буенча кечкенә генә эссе калдырды. Ә тиешле кәеф булдыру өчен безнең камин залы төрле төстәге шарлар белән чәчәк атты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International