Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге белгечләре Хуҗиәхмәтовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Март аенда Люция Миргасим кызы һәм Салих Шәмсиевич үзләренең тату гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – тамырлары белән бөгелмәлеләр. Булачак ир һәм хатын кечкенәдән таныш була, алар бер урамда яши. Салих Люциядән 5 айга кечерәк була, шуңа күрә мәктәпкә бер елга соңрак китә. Люциянең әти-әнисе аңа кызларының әлифбасын тапшыра. Балалар арасында дуслык шулай бәйләнә. Вакыт бара, яшьләр кабат дусларын армиягә озату мәҗелесендә очраша. Салих Люцияне өенә озатырга тәкъдим итә. Шул вакыттан бирле яшьләр арасында мәхәббәт кабына. Өч елдан соң, 1971 елда никахларын Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр.

Ирле-хатынлы Хаҗиәхмәтовларның гомуми хезмәт стажы 65 ел тәшкил итә. Салих Шәмсиевич Лениногорск нефть техникумын, ә соңрак Алма-ата шәһәрендә политехника институтын тәмамлый. Ул үз язмышын нефть сәнәгате белән очраклы гына бәйләми, ул һәрвакытта да техник яңалыклар белән кызыксынып, бүгенге көнгә кадәр мавыгуын дәвам итә, энергетика һәм нефть чыгару өлкәсендә «ноу-хау»га кызыксыну белдерә, алдынгы технологияләр кертә. Озак вакытлар ул нефть тармагында, ерак Казахстанда, аннары Бөгелмә кошчылык хуҗалыгында баш энергетик булып эшли. Казахстан ССРның мактаулы нефтьчесе исеменә ия.

Люция Миргасимовна Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, шәһәрнең медицина оешмаларында башта шәфкать туташы, аннан соң медстатист булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Люция Миргасимовна социаль яклау бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Аның игелеге, җылы һәм игътибарлы мөнәсәбәте бөтен кешегә дә җитә, ул ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә, көн саен карап тора, тормышларында актив катнаша.

Салих Шәмсиевич һәм Люция Миргасимовна искиткеч әти-әниләр, алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр – Гөлнара һәм Эльмира. Ике кызлары да күп балалы әниләр. Юбилярларның сүзләренә караганда, никахларының озын гомерле булу сере, әлбәттә, мәхәббәт, бер-береңне ишетә һәм тыңлый белү, тормыш иптәшеңә ярдәм итү.

Истәлекле дата уңаеннан юбилярларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды.

Аларның исемнәре Бөгелмә районының иң яхшы гаиләләре китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International