Ел саен 20 мартта җирнең төрле почмакларында Халыкара бәхет көнен билгеләп үтәләр. Ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан җир шарында яшәүче барлык кешеләр өчен дә бәхет турындагы хыялның уртак булуын хуплау өчен оештырылган бәйрәм. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 20 март көнне барлык кешеләр өчен дә тигез хокукны символлаштыручы язгы көн тигезлеге башлана. Бу көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга гаилә бәхете теләделәр.