Бөгелмә районы гаиләсендә дүртенче бала

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Балалар – тормыш чәчәкләре. Гаиләдә бер, ике, өч, дүрт бала булса да, аларның һәрберсе иң яратканы, әйбәте һәм назлысы. Күп бала табу өчен кыюлыклары җиткән аналарны чын батырлар дип атарга була.

Март аенда Бөгелмә районында шундый батырлык кылган ана – Золотухина Татьяна Николаевна, ул 22.03.21 елда дүртенче баласын тапты. Малайны Виктор дип атадылар, латин теленнән тәрҗемә иткәндә «җиңүче» дигәнне аңлата. Ире Александр Викторович белән алар өч бала үстерәләр инде – Даниил, Артем һәм Лидия.

ГХАТ бүлеге белгечләре сабыйга һәм аның әти-әниләренә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документ – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International