6 баһадир һәм 3 патшабикә. Туган сабыйларның икесе – гаиләдә беренче балалар, дүртесе – икенче, өчесе – өченче булып дөньяга аваз салганнар.
Айның иң яшь әнисенә – 22 яшь тулган, иң яшь әтисенә – 24. Айның иң өлкән әти-әнисенә – 40 һәм 53 яшьләр.
Мамадышлыларның февраль аенда күңелләре төшкән исемлек түбәдәгедән гыйбәрәт - Радмир, Кәрим, Хәлид, Азат, Мурат, Наил, Динә һәм ике Зәринә.
Барлык сабыйларга да әти-әниләренең чиксез кайнар мәхәббәтен һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз.