Кадерле коллегалар, ягымлы хатын-кызлар!
Сезне язның гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезгә гаилә иминлеге һәм сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, иң изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!
Һәрвакыт шундый ук чибәр һәм сөйкемле, зирәк һәм уңышлы булып калыгыз. Сөекле һәм бәхетле булыгыз!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина