2021 елның 8 февралендә Балык Бистәсе бистәсендә халык җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.
Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды. 50, 55 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Габидуллиннар, Морозовлар, Автономовлар, Җамалиевлар гаиләләре үзара мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Э. А. гаиләләрне котладылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.