Моның өчен үз шәҗәрәңне, гаилә милли киемен, фотодокументларын тәкъдим итәргә кирәк. Гаилә генеалогик агачы (шәҗәрә) гаилә династияләре, реликвияләр һәм коллекцияләр турындагы материаллардан, гаилә тормышындагы кызыклы фактлардан (гаилә легендалары) торырга һәм альбом, стенд, панно, баннер-коллаж һ.б. рәвешендә рәсмиләштерелергә тиеш.
Конкурс-фестивальнең максаты: буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган якның тарихын өйрәнү.
ГХАТ бүлеге бүлеккә килүчеләр арасында үткәрелә торган конкурс турында мәгълүмат тарата.