2021 елның 19 февралендә Алексеевск башкрама комитетының ГХАТ бүлегендә – Лохиннар гаиләсенең “алтын туй” юбилее билгеләп үтелде. Александр Иван улы белән Татьяна Николай кызы 50 ел уртак пар канат булып гомер итәләр. Юбилярлар Мендельсон маршы астында никах теркәү залына уттелэр, алтын балдаклар белән алмаштылар, мактаулы кунаклар китабында имзаларын куйдылар.
Туй тантанасында юбилярларга Алексеевск хакимияте исеменнән котлау адресы тапшырылды.