Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк! Биектау районы Дөбьяз авылында яшәүче Ришат Сәләхетдин улы һәм Талия Борһан кызы Насриевлар - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән. Бүген алар янәшәсендә бергә үткән гомер юлының матур чагылышы булган балалары, оныклары да бар. Әти- әниләре өчен ихластан сөенеп, горурланып яшиләр. Бу шатлыклы вакыйга белән аларны тәбрик итәргә.

Дөбьяз авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Шамил улы һәм Ветераннар Советы берләшмәсе рәисе Ильсия Мөхәммәтгариф кызы килде. Алтын туй билгеләп үтүче парларга котлаулар, истәлекле бүләкләр һәм Биектау районы ЗАГСы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International