Биектау районы Кече Битаман авылыннан гаилә мәхәббәт тарихы

2021 елның 19 феврале, җомга

Битаман авыл җирлегендә яшәүче Мәгъсүм Галимҗанов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гаилә башлыгынын юбилееннан тыш, Мәгъсүм абый белән Нурания апа 65 ел бергә гомер итүләрен дә билгеләп үттеләр. Өлкән буын белән бергә гаилә бәйрәменең шатлыкларын өч кызы, улы, алты оныгы уртаклаша. Мәгъсүм Галимҗанов озак еллар «Алга» колхозында башта ат караучы, аннан балта остасы булып эшли. Аны авылда танылган столяр буларак та беләләр. Галимҗановлар гаиләсен Биектау районы башлыгы котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International