Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.
2021 елның 19 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Досаев Николай һәм Милованова Арина 100 нче пар булып теркәлделәр.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны никахлашу көне белән котладылар! Тормышыгыз мул булсын, йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!