2021 елның 19 февраль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 3 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Сафин Руслан Марат улы һәм Диана Илшат кызы гайләсендэ булды.Балаларга матур Мия һәм Лея исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар, һәм сабырлык телибез.