2021 елның 17 нче февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Мөкатдисовлар гаиләсендә игезәкләрнең тууы теркәлде. Бәхетле ата-аналар Равил Рәис улы һәм Регина Ирек кызы туу турында таныклык алдылар, аларга матур исемнәр бирделәр: Айсылу «гүзәл Ай» һәм Таңсылу «матур, иртәнге таң кебек».
Хәзер бу гаилә – күп балалы гаилә! Өйдә апаларны өлкән балалар: Амалия һәм Солтан көтә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Җәләлова әтине сабыйлары белән котлады, бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, мәхәббәт, уңышлар һәм иминлек теләде.