2021 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100нче сабый тууы теркәлде.
Гөлназ Мөсәвир кызы һәм Ренат Мансаф улы Нагомановлар гаиләсендә өченче сабый туды, ир балага Ранил исемен куштылар. Ренат һәм Гөлназ ике ул үстерәләр инде – Радель һәм Радмир. Туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хатын бәхетле әнигә бала тудыру йортында тапшырылды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы гаиләне сабыйлары туу белән котладылар, аларның гаиләләрендә һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт хөкем сөрүен теләделәр.