2021 елның беренче ае

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 никах теркәү турында акт теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында шулай ук 4 никах теркәлде. Иң яшь кияү – 25, иң яшь кәләш-23 яшь. Иң олы кияүнең яше-34, иң олы кәләшнең яше – 40 яшь.

Балык Бистәсе районында 2021 нче елның беренче никахы 2021 нче елның 8 нче гыйнварында теркәлде.

Барлык гаиләләргә тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International