2021 елның 6 февраль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде.
5 февраль көнне Калимуллин Тимур Фәрит улы һәм Василиса Сергей кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Алим исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!