Бөгелмә районында гыйнвар аеның гаилә-демографик нәтиҗәләре

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның гыйнвар аенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә туу турында 75 акт теркәлде, гыйнвар аенда барлыгы 34 малай һәм 41 кыз туды. Беренче бала – 26 гаиләдә, икенче бала – 32 гаиләдә дөньяга килде. 15 гаилә беренче тапкыр күп балалы булды, дүртенче бала ике гаиләдә дөньяга килде.

Иң кечкенә сабыйның гәүдә авырлыгы 1729г тәшкил итте, иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы – 4280г.

Гыйнвар аенда яңа туган балалар өчен Александр, Матвей, Анна, Арина исемнәре аеруча популяр булды. Ә иң сирәк исемнәр Байсангур һәм Стефания булды.

Иң яшь әнинең яше – 18, иң өлкән әнигә 41 яшь. Иң яшь әтинең яше – 19 яшь, иң өлкән әтигә 49 яшь.

Гыйнвар аенда 32 пар үзләренең никахларын теркәгән. Иң яшь каләшкә – 19, иң олы кәләшкә 54 яшь. Иң яшь кияү – 22, иң олы кияү 73 яшь.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International