Биектау районы Кече Рәс авылында яшәүче Зариповларның алтын юбилее

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

 2021 елның 4 февралендә Биектау районының Кече Рәс авылында яшәүче Зариповлар Гомәр Шакир улы һәм Илсөяр Галәви кызы 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шул көнне 1971 елда алар үзләренең никахларын Суыксу авыл Советында рәсмиләштерәләр. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

 Гомәр Шакир улы һәм Илсөяр Галәви кызы гомер буе колхозда эшләделәр. Бүгенге көндә 5 онык һәм 3 оныкчыкны тәрбияләүдә булышалар. Аларны юбилее белән Суыксу авыл җирлеге башлыгы һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International