Баулы районында Алтын туй

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Баулы районында яшәүче Шамсуллинар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.

Моннан 50 ел элек язмыш Грим Насих улына һәм Әнисә Алтынгарәй кызыга бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре, озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның матур оныклары һәм оныкчыклары бар. Шамсуллиннар лаеклы хезмәт юлы үткән- төрле елларда заводта, бораулау эшләре идарәсендә эшләгәннәр.

 Бу тантаналы көндә юбилярлар балалары, туганнары һәм якыннары исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International