2021 нче елның гыйнвар ае Мамадыш районына 8 сабый бүләк итте

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

5 баһадир һәм 3 патшабикә. Туган сабыйларның бишесе – гаиләдә беренче балалар, икесе – өченче, бер бала – дүртенче булып дөньяга аваз салган.

Әйтергә кирәк, ахыргы елларда күпбалалаы гаиләләрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Бу бик сөенечле күрсәткеч, чөнки күпбалалы нык гаиләләр илебезнең ныклы терәге.

Айның иң яшь әнисенә – 19 тулган, иң яшь әтисенә – 24. Айның иң өлкән әти-әнисенә – 35 һәм 34 яшьләр.

Мамадышлыларның гыйнвар аенда күңелләре төшкән исемлек түбәдәгедән гыйбәрәт - Нариман, Эмиль, Давид, Илья, Айваз, Гузәл, Динә, Зәйнәб. Барлык сабыйларга да әти-әниләренең чиксез кайнар мәхәббәтен һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International