2021 нче елның язылышу тантаналары гыйнварның җидесендә үк башланды. Барлыгы кышның беренче аенда 10 пар язылышкан. Шулай ук гыйнвар ае язылышуга бирелгән гаризалар саны белән гаҗәпләндерде. Мәсәлән, февраль аенда 14 парга тантаналы язылыштыру чарасын үткәрү каралган. Елның иң кыска ае өчен бу биктә сөенечле саннар.
Әйтергә кирәк, яшьләр инде актив рәвештә җәйге айларны броньлаштыра башладылар. Кайбер парлар өчен саннарның магиясе аеруча мөһим. Мәсәлән киләсе популярлык казанган дата – 12.02.2021. Шулай ук һәр айның 21 нче саны игътибар үзәгендә.
Ләкин саннарның матурлыгы белән гаилә бәхете билгеләнми. Иң элек мәхәббәт, хөрмәт һәм бер-береңнең кадерен белү мөһим. Гаилә корырга теләгән параларыбызга килеп туган сорауларны тиз арада чишергә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәрвкыт әзер. Илебез яшь, матур, бәхетле парларыбыз белән тулып кына торсын!